23 нче февраль, 6 март көннәрендә Шаршады авылында тыл ветераннарына Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел тулу уңаеннан юбилей медальләре тапшырылды. Илебезгә үзләренең фидакарь хезмәтләре белән җиңү китергән ветераннарга югары бүләкне Шаршады авыл җирлеге башлыгы Баһаутдинов Вәсил Харрас улы һәм район Советы депутаты Әхмәтшин Булат Әнвәр улы аларның өйләренә барып тапшырдылар.