Эшмәкәрләр белән очрашалар

2015 елның 16 марты, дүшәмбе

18 мартта сәгать 11дә районыбыз эшмәкәрләрен хакимиятнең актлар залына очрашуга чакыралар.

Бу көнне Әгерҗегә ТР Икътисад министрлыгы белгече, ТР Президенты каршында эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, сәүдә-сәнәгать палатасы белгече килә. Алар кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча сорауларга җавап бирәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International