Талантлы балалар бәйрәме

2015 елның 17 марты, сишәмбе

Ике көн дәвамында 700дән артык бала 170 чыгыш күрсәтте. Һәр номинациядән соң  жюридагы белгечләр хореография, вокал төркемнәре җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәл артында эшлекле сөйләшү үткәрделәр. Иң яхшы иллегә якын чыгышны жюри гала-концертка сайлап алды. Татарстанда узган шимбә матәм көне итеп игълан ителү сәбәпле гала-концерт якшәмбегә күчерелсә дә ял көне халык зал тутырып килгән иде, хәтта басып торырга да урын булмады.

Фестивальнең генераль директоры Дмитрий Туманов:

Әгерҗе тамашачысының концерт барышында олдызчыкларны шулай җылы каршылавы, дәрт биреп торуы аеруча ошады. Әгерҗедә балаларның сәләтен ачуга, аларны үстерүгә зур игътибар бирелүе дә бик сөендерде. Моның шулай икәнлеген фестиваль барышында яхшы күрдек. Бу балаларыгызның талантын тагын да үстерүдә сезгә ярдәм итәргә, йолдызчыклар өчен мастер-класслар уздырырга без һәрчак әзер , – диде. 

Ә чыгышлар һәркемне таң калдырырлык  булды. Мондый бай эчтәлекле, югары әзерлектәге, гаҗәеп матур бизәлешле талантлы  балалар  бәйрәмен Әгерҗенең күргәне юк иде. Район җитәкчелеге җиңүчеләргә бүләкләрне дә мулдан әзерләгән. Фестивальнең матди спонсорлары Иван Егоров җитәкчелегендәге “Ак Барс“ холдинг компаниясе һәм аның Ленар Нургаянов җитәкчелегендәге “Агро-Кама“ ширкәте, Әгерҗе районы хакимияте башка район балаларын да матур бүләкләр белән сөендерде. Жюри Әгерҗе районыннан да  күп кенә иң яхшы номерларны республика фестиваленә сайлап алды. Алар апрель аенда Казанда республика фестивалендә чыгыш ясаячаклар. “Йолдызлык“ның зона турын  апрельдәТНВ каналы аша да күрсәтәчәкләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International