Девәтернә авыл җирлеге башлыгы 35 тыл ветаранына бүләкләр тапшырды

2015 елның 20 марты, җомга

     20 март  көнне Девәтернә авыл җирлеге башлыгы Юсупов Фәнис Миннефаяз улы авыл җирлегенә кергән Девәтернә, Нарат, Гали авылында яшәүче Бөек ватан сугышы һәм тыл ветераннарының өйләрендә булды.

Якынлашып килүче Бөек Җиңү уңаеннан авылыбызның бердән-бер сугыш ветераны Зиятдинов Мингазетдин абыйга хөкүмәт бүләге һәм күчтәнәчләрен тапшырды.

Фәнис Миннефаяз улы шулай ук һәрбер 35 тыл ветаранын якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлап, аларга сәламәтлек, тыныч тормыш теләп, хәлләрен сорашып бүләкләр тапшырды.

Ветераннар һәрбер өйдә хөкүмәтебезгә, авыл җирлеге башлыгы Юсупов фәнис Миннефаяз улына рәхмәтләрен әйтеп елларның, илләребезнең тынычлыгын, сәламәтлекләр, эшләрендә уңышлар теләп озатып калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International