Тәбәрле авыл җирлеге территориясендә 26 сугыш һәм тыл Ветераны яши. 19, 20 март көннәрендә Тәбәрле авыл җирлеге Башлыгы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре сугыш һәм тыл Ветераннарына Дәүләт тарафыннан әзерләнгән азык-төлек тутырылган наборларны Ветераннарнын үз кулларына тапшырдылар. Ветераннар Дәүләттән бирелгән күчтәнәчкә бик нык сөенделәр, ил Башлыкларына, җирле башлыкларга изге теләкләрен теләп бик ЗУР рәхмәтләрен әйттеләр.