Кадыбаш авыл җирлегендә яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына азык-төлек җыелмалары тапшырылды

2015 елның 21 марты, шимбә

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Кадыбаш авыл җирлегендә яшәүче  сугыш һәм  тыл ветераннарына азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Кадыбаш авыл җирлегендә яшәүче 29 ветеранның һәрберсенең өенә барып якынлашып килүче бәйрәм белән котлап  Президентыбыз Р.Н. Миннехановның күчтәнәче тапшырылды. Ветераннар үзләренә булган игътибарга бик  сөенделәр. Бәйрәм алдыннан үзләренә шундый зур хөрмәт күрсәткән ил башлыкларына, авыл җирлеге башлыгына рәхмәтләрен җиткерделәр, илләрнең имин булуын теләде.

ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАРГА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International