Мәктәпләргә – герой исемнәре

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәм үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләү максатында “Россия өчен“ халык фронты җәмәгать хәрәкәте Россия күләмендә “Мәктәпкә – герой исеме“ проекты игълан итте.

Безнең районнан әлеге проектта 10 мәктәп катнашырга теләк белдерде.

20 февральдә Исәнбай мәктәбендә – Советлар Союзы Герое Асаф Абдрахманов, Тирсә мәктәбенә Чечня бәрелешндә һәлак булган Раушан Фатыйхов исемен бирү буенча тантаналы чаралар узды. Укучылар геройларның тормыш юлларын искә төшерделәр, аларның батырлыклары турында сөйләделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International