Мәскәүне яуладылар

2015 елның 25 марты, чәршәмбе

Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылган әлеге спорт ярышында Татарстан җыелма командасы составында иң күбесе Әгерҗе егет-кызлары иде. Шулай ук Менделеев һәм Чаллы шәһәрләреннән дә кул сугышы буенча иң оста яшь спортчылар кобудо буенча осталыкларын күрсәттеләр.

Әлбәттә, Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган спортчылар белән көч сынашу бераз куркытты шәкертләремне. Әмма алар үзләренең осталыкларын күрсәтә алдылар, – ди Рөстәм Майоров. 

Әнә, бу спорт төре белән кечкенәдән шөгыльләнүче, инде Европа чемпионы дәрәҗәсенә күтәрелгән Рената Шакированың медальләр копилкасы бу ярыштан соң тагын да тулыланды. Ул ике төрдә “сугышып“, алтын һәм көмеш медальләргә лаек булды. Әле бу уку елында гына кул сугышы секциясендә үзен сыный башлаган  Әминә Джалаловага да “афәрин!“. Ул да пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Индира Зарипова да яшьтәшләреннән калышмады, ул – өченче урында. 

Нәтиҗәдә, Татарстан командасы җиде медаль яулый, шуның дүртесе – безнекеләрнеке.

Шулай да үзебезнең Әгерҗе балаларының кайберләре Удмуртия командасы өчен көч сынаштылар. Безнекеләрнең район өчен түгел, нәкъ менә Удмуртия өчен җан атулары белән һич кенә дә килешә алмыйм, – ди тренер. 

Ярышлардан бушаган арада балалар Мәскәү белән танышалар. Әлбәттә, Россия башкаласының истәлекле урыннарында булу алар күңелендә онытылмас мизгелләр калдыра.

Хәзер яшь спортчылар Чаллыда – Татарстан Чемпионатына, Ижауда Удмуртия Кубогына узачак ярышларга әзерләнәләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International