Безнең районда поликлиниканың фтизиатрия кабинетында 49 кеше исәптә тора, шуның 2 се – бала.
Быел 6 авыру исәпкә куелган инде. Ә гомумән алганда, 2014 елда Әгерҗе районында туберкулез авыруы 100 мең кешегә 71,1 процент туры килә. Республикада бу сан – 42,4 процент. Үлүчеләр буенча да саннар сөенерлек түгел. Республикада туберкулездан үлүчеләр саны 100 мең кешегә 6,2 процент туры килсә, безнең районда әлеге сан – 13,8 процент.
– Туберкулезны вакытында ачыклауның иң ышанычлы ысулы – флюорография. Шуңа елга бер тапкыр флюорография тикшеренүе узарга онытмагыз. Флюорография диспансерлаштыруның да мөһим өлеше булып тора, – дип кисәтәләр табиблар.