2нче мәктәптән Ярослав Федоров беренче сигезлеккә керде. Ә аның категориясендә 134 бала көч сынашты. 4нче мәктәптән Вера Кондюрина республика күләмендәге ярышларда тәүге тапкыр катнашты һәм 34 уенчы арасында 12нче урын алды. Нәни шахматчыларның икесе дә авыл районнары арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәткәннәре өчен Дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр. Ярослав әле икенче спорт разрядын да үтәде. Нәни шахматчыларны ярышка өстәмә белем бирү педагогы Әюп Хәкимов әзерләде.
