Иске Эсләк авыл җирлеге буенча Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл ветераннарына 34 бүләк - күчтәнәч өләшенде. Иң беренче фотодагы Нәсиха әбигә 101 яшь. Әби җәй көне бал кортлары карый. Йөгереп кенә йөри. Әминә апа белән Разин абый икесе дә тыл ветераны. 60 елга якын бергә парлашып яшиләр. Фәүзия апа- Үтәгән авылының ак әбисе. Аңа быел 90 яшь тула. Габдулла абыйга 95 яшь тула. Ул Иске Эсләк авылында яшәүче бердәнбер сугыш ветераны. Ул күчтәнәч пакетны ачып, кунакларны-безне тәмләп чәй эчерде.