Эшлекле дүшәмбе

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе

Бүген Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы Валерий Владимирович Макаров предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре белән гадәти «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе  үткәрде. Район җитәкчесе узган ике атнада башкарылган эшләргә йомгак ясады һәм алда торган бурычларны билгеләде.

22 мартта узган референдум нәтиҗәләренә тукталып, ул болай диде: 80,3% уңай тавыш бирелде, барлык кешеләр дә үзара салым акчасын түләргә тиеш. Бу акчалар зиратларны тотарга, агачларны кисәргә, электр белән тәэмин итүне җайларга тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International