Әгерҗе егетләренә тиңнәр юк

2015 елның 7 апреле, сишәмбе

“Сәламәтлек“ республика спартакиадасында районыбызның каты куллы егетләре өченче ел рәттән беренче урын яуладылар. 

Ярышка кул көрәше буенча районыбызның иң көчле егетләрен алып бардык. 17 команда арасында беренче урын алу – безнең өчен зур дәрәҗә, – ди тренер Сирень Галиуллин.  

Үзе спортчы, үзе тренер Руслан Закиров 65 килога кадәр үлчәү авырлыгында беренче урын яулады. Тирсәдән Марсель Галиуллин да пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде.  Әгерҗедән Айрат Ногманов, Тирсәдән Ринат Шабаев – икенче, Яңавылдан Раил Кәрәмиев өченче урында. 

Спартакиадада беренче урын яулаган Әгерҗе командасы Кубок, Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International