Артем Хохорин Әгерҗегә килде

2015 елның 10 апреле, җомга

Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин эш визиты белән Әгерҗегә килде. 

Ул район башлыгы Валерий Макаров белән очрашты. Полициянең яңа бинасы, хезмәткәрләрнең эш шартлары, эшчәнлекләре белән якыннан танышты. Министр полиция хезмәткәрләренә соңгы вакытта мошенниклыкның яңа төрләре артуын әйтте һәм шул сәбәпле халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәклегенә басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International