“Пар канатлар” кичәсе авыл үзешчәннәре башкаруындагы моңлы җырлар һәм төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды.
Исәнбай Мәдәният йортында узган “Пар канатлар“ кичәсендә 60, 55, 50, 40, 35,30, 25 ел иңне-иңгә терәп яшәүче парларны сәхнә түрендә хөрмәтләделәр. Аларны Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Сираев Ф.Ф., район Советы депутаты Ямалиев И.И., ветераннар Советы рәисе Таҗетдинов Р.И., “ Агро- Кама” агрофирмасының Исәнбай бүлекчәсе җитәкчесе Нагимов И.Г. кайнар котлады. Шулай ук оешма җитәкчеләре һәм юбилярларның якыннары үзләренең матур теләкләрен, рәхмәт хисләрен җиткерделәр. “ Пар канатлар” кичәсе авыл үзешчәннәре башкаруындагы моңлы җырлар һәм төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды.