15 апрель көнне Салагыш гомуми-белем бирү мәктәбенә Советлар Союзы герое - Гали Шамсутдинов исеме бирелде.

2015 елның 17 апреле, җомга

Бу бәйрәмдә шушы мәктәптән чыккан хезмәт ветераннары, тыл ветераннары, лаеклы ялга чыккан укытучылар катнашты.

15 апрель көнне Салагыш гомуми-белем бирү мәктәбенә Советлар Союзы герое - Гали Шамсутдинов исеме бирелде. Бу тантана Салагыш авылы музеенда узды. Бу бәйрәмдә шушы мәктәптән чыккан хезмәт ветераннары, тыл ветераннары, лаеклы ялга чыккан укытучылар катнашты. Бәйрәм  мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән җыр-биюләр белән урелеп барды. Бәйрәмгә бик күп кунаклар килде: Әгерҗе муниципаль районы башлыгы урынбасары Нурисламов Р.Т, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Сафиуллина В.Г, якташыбыз Галиев Р., Салагыш авыл җирлеге башлыгы Фахриев Ф.С. Алар мәктәбебез турында үзләренең яхшы фикерләрен, җылы сүзләрен җиткерделәр. Бәйрәм бик күнелле узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International