17 апрель көнне Барҗы-Умга авыл клубында Җиңунең 70 еллыгына багышланган кичә узды. Бөек

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

17 апрель көнне Барҗы-Умга авыл клубында Җиңунең 70 еллыгына багышланган кичә узды. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары, тылда эшләучеләр, әтиләрен сугышта югалтып ятим калганнар чәй өстәле артында сугыш чорларын искә төшереп утырдылар, үлгәннәргә Коръән укылды. Бәйрәмне әзерләүдә һәм оештыруда клуб мөдире Алсу Дәүләтшина, фельдшерлык пункты мөдире Гөлсәрия Мулланурова, Кичкетаң китапханә мөдире Әлфинә Тухватова, почта хезмәткәре Гөлүзә Тимергазина, авыл яшьләре Зөфәр Аитов һәм Илдар Ахунов иделәр. Бәйрәмгә килүчеләр үзләре дә буш кул белән килмәгән, өстәл тулы сый-хөрмәт булды. Бу бәйрәмне башлап йөрүче һәм оештыручылар, бәйрәмнең иганәчеләре Рамилә Хикмәтуллина һәм Әлфия Гатина гаиләләре иде. 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International