Адәм баласы шулай гадәтләнгән инде, моннан еракта булган фаҗига, бәла-каза бездә кабатланмас дип уйлый һәм... бик нык ялгыша. Хакасиядә кеше гаебе белән килеп чыккан янгын кебек зур фаҗига башка төбәктә дә булмас димә, дөнья бу. Ходай сакласын, әлбәттә.
ХАКАСИЯ ФАҖИГАСЕ САБАК БУЛСЫН
Әмма Ходай да сакланганны гына саклармын дигән бит. Язгы-җәйге янгыннарның, гадәттә, турыдан-туры кеше гаебе белән килеп чыгуы сер түгел. Бигрәк тә бакчаларда чүп-чар, басуларда корыган үләнне яндыру эшләре башлангач, саклык чаралары күрүгә әллә ни игътибар бирмәү аркасында янгыннар еш килеп чыга. Әнә, Хакасиядә дә корыган үлән яндыру нәтиҗәсендә 38 торак пунктта 1200 (!) йорт кара күмергә әйләнде, 2000ләп (!) кеше йорт-җирсез калды, 23 (!) кеше янгын корбаны булды. Республикага янгыннан 5 миллиард сум чамасы зыян килде. Баштарак пыскып кына торган үлән берзаман дөрләп кабынып, көчле җил нәтиҗәсендә бик тиз тарала һәм әнә нинди зур фаҗигагә китерә. Мондый коточкыч югалтулар булдырмау нәкъ менә үзебезгә һәм күрше-тирәдәгеләргә бәйле икәнне һәркем аңласын иде.
– Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүгә һәркем үзе дә зур игътибар бирсен, балаларын да өйрәтсен, эчеп-салып йөрергә яратучы күрше-күләнен дә контрольдә тотып, ут белән уйнауларына юл куймасын дигән өндәүләрбезнең буш сүзләр генә түгеллеген адәм баласының башына ничек сеңдерергә икән, – ди ачынып күзәтчелек эшчәнлегенең Әгерҗе бүлекчәсе начальнигы Айрат Шәйдуллин. –Хакасия җирендәге җанөшеткеч хәлләр райондашларга да сабак булсын иде. Югыйсә, ел саен язын-җәен янгын сүндерүчеләргә тәүлегенә 7-8 тапкыр корыган үлән, бакча чүбе яндырган, урман буйларында сүндерелми калдырган учаклардан тирә-юньгә ялкын телләре үрмәләгән урыннарга чыгарга туры килә, – дәвам итте ул әңгәмәбезне.
ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ
Казанда “Адмирал“ сәүдә үзәгендә килеп чыккан зур янгынннан соң Татарстанда 20 марттан янгынга каршы аерым реҗим кертелде. Шул уңайдан күзәтчелек эшчәнлегенең Әгерҗе бүлекчәсе оешма-предприятиеләр, халык алдына янгын куркынычсызлыгы буенча нинди таләпләр куя? Басу-кырларда корыган үлән, бакчаларда чүп яндыру эшләре башланган чорда Айрат Шәйдуллин белән бергә боларны тагын бер кат исегезгә төшереп үтәргә булдык.
– Басуда корыган үлән яна башлаган очракта ялкын телләре торак пунктларга, бакчачылык ширкәтләренә үрмәләмәсен өчен сукаланган полосалар булдырырга;
– авыл башлыкларының депутатлар белән берлектә һәр шәхси хуҗалыкка кереп, янгынга каршы профилактик аңлату эше алып баруын, хуҗаларның ишегалдында зур тәпәннәрдә су запасы булдыруын тәэмин итәргә;
– авылларда янгын чыккан очракта халыкка хәбәр итү өчен чаң булдырырга;
– торак пуктлар тирәсендә чүп түгүгә, каралты-курага якын урында чүп яндыруга каршы көрәшергә, гаеплеләрне закон нигезендә штрафка тартырга;
– авылларда янгын чыгу куркынычын киметү өчен төнге дежур торуны яңартырга;
– басу-кырларда салам, печән калдыклары, корыган үлән яндыруны катгый рәвештә тыярга;
– авылларда, Әгерҗедәге тузган, буш йортларны даими күзәтү астында тотарга, аларда бала-чага, яшүсмерләр, бомжлар җыелып ятуга юл куймаска;
– поездда, машинада барганда тәмәке төпчеген, шырпыны юл буендагы корыган үләнгә ыргытмагыз.
– Басу-кырларда, урман буйларында корыган үлән януга юлыксагыз, кичекмәстән янгын сүндерүчеләргә 01, 24141, 112 телефоннарына хәбәр итегез. Гомумән, ниди генә янгын чыкса да, үз көчегез белән сүндерергә керешкәнче, шалтыратуыгыз бик тә мөһим, – дип мөрәҗәгать итә Айрат Шәйдуллин әгерҗелеләргә.