Хәзерге заманда биш бала тапкан гаиләләр районыбызда бармак белән генә санарлык.
– Быел, гомумән, районда бишенче баласы белән сөендергән гаилә юк иде әле. Әгерҗедә Кече Амур урамында яшәүче Илдар белән Альбина Баһаутдиновлар – 2015 елда бишенче сабыйларын алып кайткан беренче гаилә, – ди ЗАГС бүлеге мөдире вазифаларын башкаручы Лилия Госманова. Ул әлеге гаиләне шушы шатлыклы вакыйга белән котларга, нәни Әнирнең тәүге документы – туу турында таныклыгын, бәби күчтәнәче тапшырырга өйләренә килде.