Тирсә авыл җирлегендә үзара салым түли башладылар.

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Балигъ булган һәркемнән 200 сум алына. Тирсә авыл җирлеге Советының 2015 елның 23.01. 11-1 санлы  карары нигезендә бу салымнан кергән акча түбәндәге эшләргә тотылачак:

1.    Тоба авыл зиратын карап тоту

2.    Көтү йөртү, Сабантуй урынына чыгу,  Нагорная һәм Набережная урамнарын тоташтыру өчен файдалана торган күперне төзекләндерү

     3.    Нагорная һәм Набережная урамнарын тоташтыручы Чаж елгасы аша салынган күпернең ике ягыннан да дамбаны күтәрү

     4.    Бөек Ватан сугышы батырларына салынган һәйкәлне төзекләндерү

     5.    Халыкка һәм корылмаларга куркыныч янаган агачларны кисү

 Үзара салымны түләүдә бигрәктә пенсионерларның җаваплы һәм актив булуы сөендерә!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International