Бүген Тәбәрле авыл җирлеге территориясендә агач утырту өмәсе оештырылды

2015 елның 25 апреле, шимбә

25.04.2015 ел Тәбәрле авыл җирлеге территориясендә , парк һәм скверлар елын , Бөек Җиңүнең 70 елыгын исәптә тотып агач утырту өмәсе оештырылды.Кояшлы матур апрель иртәсендә “Билгесез солдат” һәйкәле янында 35 төп агач утыртылды.Өмәдә җирле үзидарә һәм мәдәният учагы хезмәткәрләре катнашты. Өмәне дәвам итеп мәдәният йорты янында да 12 төп агач утыртылды.Шулай итеп, Тәбәрле авыл җирлеге авылларны яшелләндерү һәм чистарту, өмәләр уздыру айлыгына кереп китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International