Мәскәү астындагы Дмитров шәһәрендә 2000 елгы яшүсмерләр арасында Россия беренчелегенә хоккей уеннарының финалы узды. Әлеге ярышта Казанның “Ак Барс“ хоккей клубы чемпион исемен яулады.
Шунысы аеруча сөенечле: “Ак Барс“ командасы составында Әгерҗе “Спутник“ командасында тренерлар Әсгать Гарифуллин һәм Алексей Яковлев кул астында алты ел шөгыльләнгән, хәзер Әлмәтнең “Нефтяник“ клубында уйнаучы Артем СВЕТЛИШИН да бар.
– “Ак Барс“ командасының Россия Чемпионы исемен яулауда шәһәрдәшебезнең дә зур өлеш кертүенә чиксез горурланабыз. Артем – “Ак Барс“ командасы сакчысы. Татарстан хоккейчылары финалда Чиләбе командасын 5:2 исәбе белән тар-мар иттеләр. Артем – командалы ярышларда Әгерҗедән чемпион исемен яулаган беренче спортчы да әле, – ди горурланып спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов.
Артемны һәм аның якыннарын без дә зур җиңүе белән котлыйбыз.