Кичкетаң урта мәктәбендә истәлекле вакыйга

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

Кичкетаң урта мәктәбе “Герой исеме – мәктәпкә” бөтенроссия халык фронты проектына кушылды. Бөтенроссия халык фронты мәгълүматлары буенча, “Герой исеме – мәктәпкә” проектының төп максаты – Россия мәктәпләренә танылган шәхесләрнең исемнәрен биреп, укучыларда тарихка, мәдәнияткә карата мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү. Кичкетаң авылы үзенең каһарманнары истәлеген кадерләп саклый. Ватаныбызга батыр һәм тырыш уллар үстергән бу авыл мәктәбенә геройлар исемен бирүне тәкъдим итү буенча 23 апрель көнне тантаналы чара уздырды. Алар – Петр Гаврилов Михаил улы, Гатин Габдулла Гата улы, Ибраһимов Галим Ибраһим улы, Зарипов Мәсгуть Хаҗиәхмәт улы, Гайнуллин Рифкать Хәйрулла улы, Нуриев Равил Хөснетдин улы. Сөекле Ватаныбызга, изге туган Җиребезгә Җиңү китерүдә үзләреннән зур өлеш керткән якташларыбызның якты истәлеге алдында бүген без баш иябез.

Бу көнне тантаналы чарада таш бәгырьләрне дә эретерлек сүзләр әйтелде, истәлекләр барланды, хәтта горур ир-егетләребезнең дә күзләренә яшь тулды. Мәктәп укучылары үзләренең чыгышларында һәр геройга багышлап презентация күрсәттеләр, сөйләделәр, җырлар бүләк иттеләр. Чыгышларында яңгыраган истәлекләр изге ядкарь булып киләчәк буыннарга тапшырылсын иде. Бу чарага әтиләре кебек көчле рухлы, хөрмәткә лаеклы геройларның балалары да килгән иде. Нуриев Равил Хөснетдин улының ике улы - Нуриев Тәлгат Равил улы, Нуриев Зөлфәт Равил улы, шулай ук Гатин Габдулла Гата улының улы - авылның имам-хатыйбы Мөхәммәтазат хәзрәт чыгыш ясадылар. Зарипов Мәсгуть Хаҗиәхмәт улының кызы - авылыбызның шагыйре Җиһангәрәева Рәмзия Мәсгуть кызы әтисенең якты истәлегенә багышлап язган шигырьләрен бүләк итте.

Сугыш! Ул инде күптән күкрәп үтте. Менә 70 ел инде безнең күгебез һәрчак аяз. Безгә азатлыкны саклап калган, бүгенге бәхетле тормышыбыз өчен без бурычлы булган кешеләр дә арабызда бик аз калды. Давыллы елларда илбасарлар алдында корыч кыя булып баскан батырлар һич тә онытылмый. Аларның үлгәннәре һәрчак ихтирам белән искә алына, исәннәре тирән хөрмәт ителә.

– Батыр авылдашларыбызны онытырга безнең хакыбыз юк. Без аларга тиң булырга тиеш. Аларныд барысы да мәктәпкә үзләренең исемнәрен биерергә лаеклы, – диделәр мәктәп укучылары. Ләкин сайлау нәтиҗәсе буенча иң күп тавыш Нуриев Равил Хөснетдин улына бирелде. Шулай итеп Кичкетаң урта мәктәбенә Нуриев Равил Хөснетдин улы исеме бирелде.
Тантана ахырында Нуриев Тәлгать, Нуриев Зөлфәт Равил уллары, мәктәпкә истәлек итеп, Гайнуллин Рифкать Хәйрулла улына багышланган мемориаль такта бүләк иттеләр. Шул хөрмәттән авыл имам-хатыйбы Мөхәммәтазат хәзрәт дога кылды.

Бүген һәркемнең күңеле бер уй, бер теләк белән сугарылган. Туган илебез туфрагын дошман танклары таптамасын, басу-кырларыбыз куәтле машина-тракторлар гөрелтесенә генә күмелсен, күкләребез аяз, ил-көннәребез тыныч булсын!

Һәйкәл булып кала җиңүчеләр,

Һәйкәл булып кала батырлар.

Ә батырлар ике тапкыр үлми,

Җирдә алар мәңге балкырлар!

 

ФОТОРЕПОРТАЖ:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International