30 апрельдә район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда авыл хезмәтчәннәре җитештергән продукцияне сату буенча “Җиңүегез өчен рәхмәт!“ дип аталган ярминкә оештырыла.
Сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш елы балаларына азык-төлеккә өстәмә ташламалар ясалачак. Ярминкә иртәнге сәгать 8дә башлана. Ит һәм сөт, бал продуктлары сатарга килүчеләрнең ветеринария оешмасыннан белешмәләре булырга тиеш.