Батырларның даны мәңгелек!

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

Кадыбаш балалар бакчасында 28 нче апрель көнне "Батырларның даны мәңгелек!" дигән кичә үткәрелде .Бу кичәгә бакчага йөрүче балаларның әби-бабайлары, Кадыбаш авылы китапханәчесе чакырылды. Балачаклары сугыш чорына туры килгән әби-бабайларның ул вакытларның авырлыгы турында балаларга сөйләделәр. Китапханәче авылыбыздан сугышка киткән ир-егетләр, бүгенге вакытта исән-сау булган сугыш ветераны турында, сугыш чорында балаларның хезмәте турында сөйләде. Соңыннан балалар бик матур концерт номерлары күрсәттеләр һәм кичә чәй өстәле артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International