Район данын республикада яклаячаклар

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Республикада Россия махсус Олимпиадасы программасы буенча мини-футбол, өстәл теннисы, кул көрәше ярышлары бара. Кул көрәше буенча зона этабы Әгерҗедә узды. Актаныш, Минзәлә, Тукай, Кукмара, Әгерҗе районнарының коррекцион мәктәп-интернатларында укучылар алты үлчәү категориясендә көч сынаштылар.

Быел әлеге республика ярышлары унынчы тапкыр уздырыла. Юбилей елында башка районнардан спорт яратучы укучыларны кабул итүебезгә бик шат, – дип сәламләде укучыларны коррекцион мәктәп-интернат директоры Фәридә Закирова. 

Яшүсмерләрнең спорт белән шөгыләләнгәннәре күренеп тора. Әнә, Әгерҗедән Любовь Ганина бер генә көндәшенә дә бирелмәде һәм финалда Кукмара кызын да җиңеп беренче урынга чыкты. 

Дәресләр тәмамлангач, спорт белән шөгыльләнүне үземә максат итеп куйдым. Малайлар белән футбол уйныйбыз, теннис буенча да уңышларыбыз бар. Шулай да кул көрәше – иң яраткан спорт төре. Кызлар арасында әлегә миңа тиңнәр юк, – ди Люба. 

Руслан Шәрифуллин белән Ильяс Емельянов – тренер Руслан Закировның шәкертләре. Бу егетләр көндәшләренә тын алырга да ирек бирмәделәр, нәтиҗәдә, беренче урын ияләре булдылар.

Кичкетаң мәктәбендә укыганда ук кул көрәше белән шөгыльләнә башлаган идем. Көндәшләр дә төшеп калганнардан түгел, әмма без көчлерәк булдык, – ди Руслан. 

Укучыларны укудан тыш спорт белән шөгыльләндерү, хезмәткә өйрәтү – безнең төп бурыч. Такталачыктагы мәктәп-интернатта балаларыбыз өстәл теннисы, кул көрәше, мини-футбол, җиңел атлетика белән даими шөгыльләнәләр. Укучылар гына түгел, укытучылар да спортны үз итә бездә. Өч ел рәттән укытучыларның район спартакидасында җиңү яулавыбыз шуның турыда сөйли, – ди Актаныш районы мәктәп-интернат директоры Алмаз Һаҗиев. 

Әлеге бәйгедә бу районнан килгән алты укучы да призлы урын яулады. Әмма әгерҗелеләрнең өч беренче урын алуы аларга команда буенча да беренчелеккә чыгарга ярдәм итте. Икенчедә – Кукмара, өченчедә Актаныш командалары. Безнекеләр Казанга финал уеннарында катнашачаклар.

Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре, командага һәм һәр катнашучыга татлы приз тапшырылды.

Бүләкләр алырга ярдәм иткән Әгерҗенең Почетлы гражданины – “Водоканал“ ширкәте җитәкчесе Илдус Шәймөхәммәтовка зур рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде Фәридә Закирова.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International