Бәйрәмнәргә рәхим итегез

2015 елның 6 мае, чәршәмбе

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сезне күңелле, бай эчтәлекле бәйрәм чаралары көтә, хөрмәтле әгерҗелеләр һәм районыбыз кунаклары!

 

6 май, 19 сәгать – Мәдәният сараенда “Йолдызлык“ республика фестиваленең гала-концертында катнашкан җиңүче яшь сәхнә осталары концерты. 

8 май, 14 сәгать – Җиңү скверында тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балалары хөрмәтенә стеланы ачу тантанасы. К.Маркс урамында “Тынычлык эстафетасы“ старт ала.

9 май, 11 сәгать – Җиңү мәйданында сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү, хезмәт коллективлары парады.

13 сәгать – бәйрәм концерты.

15 сәгать – “Ветераннар“ һәм “Яшьләр“ командалары арасында хоккей турниры.

16.30 сәгать –  “Локомотив“ стадионында яшь спортчылар чыгышы. 

19 сәгать – Татарстанның яшь сәхнә осталары концерты.

22 сәгать – Бәйрәм салюты.

22 сәгать – Казан артистлары катнашында бәйрәм дискотекасы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International