1-майда «Карга боткасы».

2015 елның 6 мае, чәршәмбе

Татар халкының  гомергә килгән гореф-гадәте буенча Тәбәрле авылында  1 май көнне «Карга боткасы» бәйрәме уздырыла.  «Карга боткасына»  хәзерлек эшләре алдан башлана,   ботка пешерү  урыны билгеләнә, утыннар китерелә, казаннар ыргаклар һәм башка  кирәкле әйберләр барлап куела. Иртәгә  «Карга боткасы дигән кө"нне балалар җыелып йорттан–йортка кереп йомырга, ярмалар җыеп чыгалар.  Аның матур әйтемнәре дә бар:  «Бал-бал түтәй, ярма кукәй» дип хуҗалыкка килеп керәләр , хужабикәләр алдан әзерләп куйган әйберләрен тизрәк бирергә тырышалар ,  ярма белән йомырка бирсәң , «Рәхмәт түтәй», әгәр дә ишетмичә чыкмый калсаң  «Саран түтәй» диеп тә чыгып китәләр.  Быел да 1 май көнне Тәбәрле мәдәният йорты тирәсендә бәйрәм иртән үк башланып китте,  көне буе музыка янгырап торды, балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, уйнадылар, сәгать уннар тирәсендә боткалар пешеп чыкты, халык - яше–карты өстәлләр  артына утырып йомырка, ботка ашадылар, тәмләп чәй эчтеләр, ботка ашарга халык килеп торды, килә алмаганнарга савытларга салып өйләренә җибәрелде. Шулай итеп илгә тынычлык теләп, табыннарыбыз ризык белән тулып торсын, барлык халык исән-имин һэм дус яшәсен дип кичкә таба  таралыштык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International