Шаршады авылы клубында “Гөлчәчәк” балалар бакчасына йөрүче нәни дусларыбыз катнашында 1 май-яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган бик матур бәйрәм булып узды.

2015 елның 6 мае, чәршәмбе

Бәйрәмдә  балалар  әти-әниләре  белән төрле-төрле  уеннар  уйнадылар,биеделәр,җырладылар.Бәйрәмнең икенче өлешендә бөек  шагыйребез  Габдулла  Тукайныда  балалар  бик яратып  искә алдылар.Аның  әкиятләрен  сөйләделәр, “Бала  белән  күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”  шигырьләрен  сәхнәләштерделәр.Бәйрәм  күңелле  үтте.Балалар да, әти-әниләр дә, килгән  кунаклар да  сөенешеп  таралыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International