Кичәдә бүгенге көндә читтә яшәп иҗат итүче Гөлзада Әхтәмова, Гөлсинә Гәрәева, Роза Мухьянова, Розалия Кәримовалар катнашты. Шулай ук Исәнбайның җирле шагыйрәләре Әлфирә Низамова, Фәридә Җәмилева, Фәния Сундукова, Зөлфия Муллина һәм Рамил Мухгалиннар үзләренең матур шигырьләрен, җырларын тамашачыларга бүләк иттеләр.
Гомере буе урта мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыткан Гүзәлия Исмәгыйлева, аның эшен дәвам итүче Гөлназ Хуҗина һәм аларның укучылары сәхнәгә күтәрелгәндә, зал көчле алкышларга күмелде. Гүзәлия Исмәгыйлеваның, Гөлназ Хуҗинаның үзләре дә татар теле белгечлеген сайлаган укучылары укытучыларына тирән хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен җиткерделәр.







