Бүген М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантанада сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтли.
Бәйрәм тантанасына безнең районнан Кырындыдан сугыш ветераны Мөнәвәрә Яхина, тыл ветераннары Әгерҗедән Зәет Әхмәтов, Заря Кулышева, Хәйдәр Иштерәков, Иж-Бубыйдан Сәмига Миннаголова, Кодаштан Зөлфия Шаһиева киттеләр.