Митингка җыелган авыл халкы,кайткан кунаклар,сугыш ветераны һәм тыл ветераннарын хөрмәтләделәр. Аларны авыл җирлеге башлыгы Юсупов Ф.М., мәктәп директоры Габбасов А.Г., Әгерҗе нефтепродукт директор филиалы Загретдинов И.Р., ветераннар җәмгыятеннән Ситдикова Г.М.
Девәтернә мәктәп укучылары Үлемсез полк маршында Бөек ватан сугышында катнашкан бабаларының ,ә мәктәп укытучылары ветеран-укытучыларын портретын күтәреп ветераннар алдыннан уздылар. Тантана авыл клубында дәвам итте. Мәктәп укучылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби- монтаң белән башлап җибәрделәр.
Девәтернә авыл җирлеге башлыгы Юсупов Ф.М. сугыш һәм тыл ветераннарын котлап аларга буләкләр тапшырды.
Гали, Нарат авылларында митинглар узды. Һәйкәлләргә веноклар куеп ветераннарга буләкләр тапшырып һәм мәктәп укучылары концерт куйдылар.