Әгерҗе мөгаллимнәре – “Тамчы-шоу“да

2015 елның 12 мае, сишәмбе

Уку елының  дүртенче  чирегендә без – Әгерҗе шәһәре Таҗи Гыйззәт исемендәге 3нче мәктәп  һәм 1нче гимназия татар теле  һәм әдәбияты укытучылары – “ТНВ  каналындагы  “Тамчы-шоу“да төшеп кайттык.

"Гыйззәтлеләр" (Зиннатова Л.И., Бәдретдинова Г.Т., Герасимова И.Ш.) һәм  "Ак хыяллар" (Ризванова Ә.Ә., Мурзина Г.Ф,Закирова Г.И.,)  командаларын  бик җылы каршы алдылар.Телевизион экраннардан караганда уенда катнашу бик җиңел тоелса да, уен мәйданчыгында видеокамералар каршында шактый дулкынлану кичердек.

Бар турларның исәбе буенча дуслык җиңде. Бу исәп ике мәктәп арасындагы дуслык җепләрен тагын да ныгытты гына.          

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International