8 май көнне Кадыбаш авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.

2015 елның 12 мае, сишәмбе

Митинг  мәктәп укучыларының парады белән башланып китте .Ветераннарны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Нурисламов Р.Т. һәм Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Рамазангов И.Г. котлады Һәйкәлгә һәр оешма тарафыннан веноклар салынды . Митинг мәктәп укучыларының чыгышлары белән үрелеп барды .Тыл ветераны Шайхиев Йосыф абый елый- елый ул дәһшәтле еларда ничек эшләгәннәрен , яшәгәннәрен сөйләде.Митингтан авыл үзешчәннәре мәдәният йортында бик эчтәлекле концерт күрсәттеләр , һәм бәйрәм көне Кадыбаш авыл җирлеге тарафыннан әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам итте .Сугыш ветеранына , тыл ветераннарына , әтиләре сугышта һәлак булган сугыш чоры балаларына кадыбаш авыл җирлеге тарафыннан күчтәнәч-пакет таратылды.Шундый ук митинглар Касай  һәм Яңа Сләк авылларында үткәрелде. Һәйкәлләргә веноклар салынды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International