Татарстан педагоглары Әгерҗегә җыелды

2015 елның 15 мае, җомга

14 МАЙ. Районыбыз тарихында беренче тапкыр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының күчмә утырышы Әгерҗедә үткәрелде.

Бу көнне Әгерҗегә министрлыкның бүлек начальниклары, барлык район һәм шәһәр мәгариф идарәләре җитәкчеләре,  милли мәгариф буенча методистлар – барлыгы 120дән артык педагог җыелды. Министр Энгель Фәттахов иң элек район башлыгы Валерий Макаров һәм мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина белән Күләгәш һәм Бима мәктәпләрен карады. Район үзәгенә килү  юлында Иж-Бубый мәктәбенә тукталды. Бубыйлар мәдрәсәсе тарихы музее, авыл мәктәпләре музейлары  эшчәнлеге белән танышты. Әгерҗедәге 2нче  мәктәптә министр һәм кунакларга районыбыз укучылары спорттагы, сәнгатьтәге уңышларын, мәктәптән тыш шөгыльләрен күрсәттеләр. Республика педагоглары шәһәрдәге “Бәләкәч“ мәктәпкәчә мәгариф учреҗдениесендә дә булдылар.

Коллегиянең күчмә утырышы “Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү“дигән темага багышланды. Утырыштан тулырак язманы газетаның киләсе санында укырсыз.

 

 

Источник: Агрызские вести

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International