Көннең беренче яртысында РФ ФҖ Дәүләт Думасында Россия парламенты түбән палатасы спикеры урынбасары Сергей Железняков җитәкчелегендә “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы Федераль законга муниципаль берәмлекләр башлыклары сайлау өлешенә үзгәрешләр кертү буенча киңәшмә узды. Фәрит Мөхәмәтшин бу мәсьәлә буенча Татарстан позициясен белдерде.
Яклар законга үзгәрешләр кертү ихтыяҗын аңлап кабул итте. Үзгәрешләрне агымдагы елның сентябрендә муниципаль сайлаулар игълан итүгә кадәр кертү урынлы булыр иде.
Татарстан парламенты җитәкчесе сайлау законын үзгәртү турында РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко белән дә сөйләште.
Бу уңайдан файдаланып, Мөхәммәтшин Матвиенконы Татарстанның хәзерге тарихында парламентаризмның 25 еллыгына багышланган чараларга чакырды. Федерация советы Рәисе үз ризалыгын бирде һәм май ахырында Казанда депутатлар һәм җәмәгатьчелек тантаналы җыелышында катнашырга планлаштыра, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.