“Әгерҗе хәбәрләре“ мөхәррире – Республика Лидеры белән очрашуда

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Татарстан матбугаты көне уңаеннан республикада эшли торган массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашып, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Алар арасында “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы мөхәррире Рәмзия Зарипова да бар.

“Пирамида” күңел ачу залында оештырылган бу чара күпмедер дәрәҗәдә Россия Президентының матбугат конференциясен хәтерләтте. Рөстәм Миңнеханов матбугат вәкилләренең сорауларына ике сәгатькә якын җавап бирде.

 

 

Источник: Агрызские вести

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International