28 май көнне иртәнге 10да Россия ислам институтында “Хәзерге заман татар мәдәниятендә шамаил сәнгатен саклап калу мәсьәләләре” дигән темага түгәрәк өстәл уздырыла.
Шамаил татар халкы мәдәни мирасының аерылгысыз өлешен тәшкил итә. Шуңа да карамастан, бүген Татарстан сәнгать белеме бирү йортларының берсендә дә әлеге борынгы кул эшенә өйрәтмиләр. Түгәрәк өстәл кысаларында шамаил сәнгатен саклап калу, киләчәктә аны үстерү механизмнары турында фикер алышу булачак.
Анда ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, ТР мөфтие урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТР Җәмәгать палатасының мәдәният, милләтара һәм конфессияра мөнәсәбәтләр буенча мәсьәләләр комиссиясе рәисе Гөлчәчәк Нәҗипова, Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать академия институтының Казан филиалы директоры Мәхмүт Ваһапов, Татар шамаиле галереясы арт-директоры Рөстәм Шәмсутов, “Казан кремле” музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее директоры Нурия Гәрәева һ.б.ның катнашуы көтелә.
Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.