Җитмеш яшьтә дә – рульдә

2015 елның 27 мае, чәршәмбе

Аның яшендәгеләрне рульдә утыру түгел, машинада пассажир буларак йөрү дә алҗытадыр. Ә менә Биектаудан 70 яшьлек Лидия САДЫЙКОВА “Матиз“ында атнага ике тапкыр Ижауга барудан да куркып тормый. 

Рульгә утырганыма 48 ел инде. 1967 елда “права“ алган идем, шуннан бирле гел юлда. Башта “Москвич“та, аннан бик озак еллар ГАЗ-69, “Жигули»да йөрдем. “Ока“да йөз мең чакрым уздым. Ике ел элек кенә алган “Матиз“ымда да кырык мең чакрым ураганмын инде, – ди Лидия апа. 

Шул еллар эчендә бер генә тапкыр да юл һәлакәтенә юлыкканы юк аның. Юлыгырга язмасын!  

Мин – бик төгәл шофер. Кагыйдәләрне бозмаска, тизлек режимын үтәргә тырышам. Шулай да, картаю галәмәтедер инде, бер көнне, әнә, фараларны кабызырга онытып җибәргәнмен. Шунда ук гаишниклар туктатты. Кисәтү ясадылар, – ди ул. 

Ә гомумән алганда, ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатмый, ди Лидия апа. “Минем тәртипле шофер икәнемне бөтен гаишник белә“, – дип өстәп куя елмаеп. 

Ә атнага ике тапкыр Ижауга ник йөри икән соң ул бу яшендә, дисезме? Сөт һәм сөт ризыклары сатарга бара.

Автозавод поликлиникасында һәм “Кен“ бакча ширкәтендә үз сатып алучыларым бар. Алар минем килгәнне көтеп алалар. Шуңа бармый калалмыйм, – ди. 

Шушы яшендә дә абзар тутырып мал асрый Лидия апа. Абзарында ике сыеры, кышлавы, бозаулары бар. Ишегалды тулы – тавык-чеби. 

Ий, рәхәткә чыктым бит әле быел. Күптән түгел сыер саву аппараты алдым. Аның белән саву җан рәхәте икән, кул сызлауларым да онытылды, – ди. 

Хәер, моннан башка да эш җитәрлек аңа. 8 баш бал кортын карыйсы, 10 сутый бәрәңге бакчасын эшкәртәсе. Йорт янындагы бакчасында да ниләр генә үстерми?! 

Әле ярый, балалар кайтып булыша. Югыйсә, берүзем мәңге җитешә алмас идем, – ди. 

Тик башкалар ярдәмен көтеп ятамы соң инде Лидия апа?! Җае чыкса, үзе башкаларга булыша әле. Әнә, быел да ничәмә-ничә туганына, күршесенә бәрәңге утыртырга ярдәм иткән?! Көчектән оныгы Карина шалтыраткач та:

Иртәгә иртүк бәрәңге утыртырга килеп җитәм, көтегез, – диде Лидия әбиләре. 

...Ижау механика заводында 33 ел хезмәт  куеп, төрле бүләкләргә ия булып, моннан егерме ел элек Биектауга – туган нигезенә кайтып яши башлавына һич тә үкенми ул. 

Ул чакта каралты-кура тузган, өй дә бик искергән иде. Ике сарык сатып алудан башлаган идем эшне, – дип сөйли. 

Шушы еллар эчендә мал-туар санын гына арттырып калмаган, менә дигән итеп каралты-курасын яңарткан, йортын төзекләндергән. 

“Син, әни, берәр вакыт тыныч кына яши алырсыңмы икән?“ дип аптырыйлар инде балалар. Тик мин бер эш бетүгә, икенчесен уйлый башлыйм. Ничек эшсез торасың инде?! – дип фикер йөртә ул. Газета-журналлар укырга да, телевизордан ил-көн яңалыкларын карарга да өлгерә. 

Шулай да иң яратканым – телевизордан биатлон ярышларын карау. Биатлон бетмичә, сыер саварга да чыкмыйм, – ди. 

Клубта узган концертлардан да читтә калмый ул. Әнә, 9 Май бәйрәме уңаеннан авыл өлкәннәре әзерләгән концертта “Бәрәңге“ җырын сузып җибәргәч, күңелгә “биргән дә соң Ходай моңны“ дигән уй килде. 

Элегрәк хромкада да уйный идем, хәзер генә кулга алган юк, – ди.

Йортта мәет, кайгы-хәсрәт булганда иң беренчеләрдән булып хәл белергә баручы, авылда абыстай вазифасын башкаручы да Лидия апа. 

...Әнә, юлдан руленә мөселманча матур итеп киенгән ханым (әби дип әйтергә тел әйләнми – авт.) утырган машина килә. Ул узып киткәндә эчтән генә: “Ходай Тәгалә юлда исән-имин йөртсен сине, хөрмәтле авылдашым“, – дип телим.

 

 

Источник: Агрызские вести

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International