Татарстанда аномаль эссе булачак дип кисәтелә

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанда аномаль эссе булачак дип кисәтелә, ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең оператив сводкасында.

Шулай итеп, 28 майдан-2 июньгә кадәр Татарстан буенча 29-34 градус җылы булуы көтелә. Аномаль-эссе һава, уртача температура климат нормасыннан 9 градуска югары.

Моннан тыш, урманнарда янгын чыгу куркынычы зур булуы (4 класс) игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International