1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Әгерҗедә балаларны күңелле бәйрәм чаралары көтә.
16 сәгатьтә район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда тамашалар, уеннар башлана. Биредә төрле анимацион уеннар, асфальтта “Мин тынычлыкны ясыйм“ рәсем конкурсы, җыр-бию, роликларда ярышу, туңдырма бәйрәме.
17 сәгатьтә Мәдәният сараенда “Мечта“ студиясе спектакле.
18-19 сәгатьләрдә дискотека.
15-16 сәгатьләрдә стадионда “Күңелле стартлар“ уены.
1-5 июньдә Мәдәният сарае фойесында “Исәнме, балачак!“ рәсемнәр конкурсы.
1 июньдә музейларда балалар өчен Ачык ишекләр көне.
1-8 июньдә Әгерҗе тарихы музеенда “Минем балачак уенчыгы“ күргәзмәсе.