Авыл халкына – бушлай юридик ярдәм

2015 елның 29 мае, җомга

Татарстан халкына юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый белемен арттыру өчен ТР Юстиция министрлыгы Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан бүлекчәсе белән берлектә гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү өчен районнарга чыга. 

Төрле министрлыклар, Росресстр, Салым хезмәте, Пенсия фонды, Адвокат һәм Нотариаль палаталар, ТР Президенты, Дәүләт Советы Аппаратлары белгечләреннән торган мобиль төркем 4 июньдә Әгерҗе районына килә. Алар бу көнне 11-13 сәгатьләрдә Көчек, 14-16 сәгатьләрдә Красный бор Мәдәният йортларында гражданнарны кабул итәләр. Күрше-тирә авылларда яшәүчеләр дә мөрәҗәгать итә алалар.

 

 

Источник: Агрызские вести

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International