4 айда Татарстанда 374 мең тонна сөт һәм 120 мең тонна ит җитештерелгән

2015 елның 29 мае, җомга

4 айда Татарстанда 374 мең тонна сөт һәм 120 мең тонна ит җитештерелгән. Бу саннар Казан ветеринария академиясендә зоотехника һәм ветеринария медицинасы актуаль мәсьәләләренә багышланган Халыкара фәнни конференциядә белдерелде. Фәнни форум Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә зоотехник белем бирүгә 85 ел тулуга багышлана.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, биология фәннәре кандидаты Нәҗип Хаҗипов үз чыгышында белдергәнчә, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермерлык хуҗалыкларында 374, 1 мең тонна сөт җитештерелгән, бу узган елгы шушы ук вакыттагының 105 процентын тәшкил итә. 338,8 мең тонна (105 процент) сөт сатылган.

Агымдагы елның 4 аенда 120,1 мең тонна (104 процент) җитештерелгән, дуңгыз ите – 27,2 мең тонна (96 процент), кош ите - 60,4 мең тонна (109 процент).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International