“1 июнь балаларны яклау көне” уңаеннан 1 июнь көнне Шаршады авылы клубында “Гөлчәчәк” балалар бакчасына йөрүче балалар катнашында балалар Сабантуе булып узды.

2015 елның 2 июне, сишәмбе

Бәйрәмгә  балалар  бик  матур  киенеп  килгәннәр  иде. Җырларга,биюләргә  бай  булды  бәйрәмебез. Сабантуеның  кызыклы  матур  уеннарында  катнашуы  нәни  сабыйлар  өчен  үзе  бер  сөенеч  булды.Капчык  киеп  йөгерделәр, бау  тартыштылар, су  ташып  ярыштылар,чүлмәк  ваттылар һ.б. күп  төрле  уеннар  уйнадылар. Азактан  биегән “Кукарелла”  биюе  барлык  ата-аналарны  шаккаттырды. Нәниләр  шундый  матур  итеп  биеделәр.Ата-аналар да, килгән  кунаклар да  залны  шау  китереп кул  чаптылар. Бәйрәм  барысына  да  ошады.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International