ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышы 10 июнь көнне уздырылачак. Бу хакта бүген Татарстан парламентының Президиум утырышында хәбәр ителде. Анда 3 мәсьәлә каралды. Болар - ТР Дәүләт Советының 8 нче утырышы чакырылышы хакында, әлеге утырышка чакырылачак кешеләр һәм сессиядә каралачак мәсьәләләр.
Чарада катнашучыларны сессия каравына тәкъдим ителә торган көн тәртибе белән Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина таныштырды. Президиум утырышында хәбәр ителгәнчә, киләсе сессиядә 53 мәсьәлә карау ниятләнә. Алар арасында ТР Президентын сайлау көнен игълан итү, Казан шәһәре Яңа Савин районының 4 нче номерлы суд участогында җәмәгать судьясының вазыйфаларын үтәве, “Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясен раслау турында”гы 110-5 нче номерлы ТР закон проекты, “Татарстан Республикасында 2014 елда бюджет үтәлеше турында” гы 108-5 нче номерлы закон проекты һ.б. мәсьәләләр бар.
Моннан тыш, "Татарстан Республикасында халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча законның гамәлгә ашырылуы хакында" темасына Хөкүмәт сәгате уздыру да ниятләнә. Сессиядә каралачак мәсьәләләрнең 30ы - федераль закон проектлары. Президиум утырышында ТР парламентының 25 еллыгын билгеләп үтү хакында да сүз булды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу чараны оештыруда катнашучыларга рәхмәт әйтте. Ул шулай ук парламент комитетларының күчмә утырышларына да тукталды һәм мондый чараларның халык белән эшләүнең яхшы форма булуын, алга таба да күчмә утырышларны уздырырга кирәклеген искәртте.