–Мин мәктәптә укыганда Алсу Мәдишина җитәкчелегендәге “Мизгел“ бию ансабленә йөрдем. Ул чакта “Хыял“ ансамбле әле яңа гына оешып килә иде. Алсу мәктәпне тәмамлап Казанга укырга киткәч тә, әлеге ансамбльләр белән җитәкчелек итүен ташламады. Ялга кайткан арада да репетиция ясап алалар иде. Ә ике ел элек ансамбль белән җитәкчелек итүне миңа тапшырдылар. Белгечлегем буенча физкультура укытучысы булсам да, мин бу эшкә бик теләп алындым, – ди ансамбль җитәкчесе Рузана Исламова.
–Үзем ансамбльгә йөргәндә Алсу Заилевна кайларга гына алып бармый иде безне: Казан, Чаллы, Ижауда төрле бәйгеләрдә күп тапкырлар призлы урыннар яуладык. Нигә бу егет-кызлар белән дә көчебезне сынап карамаска дигән уй белән “Йолдызлык“ фестивалендә катнашу максатын куйдык. Узган ел Минзәләдә зона турында катнаштык, әмма алга таба үтә алмадык. Тик максат куйгач, эшләргә кирәк, дип, 2015 елда Әгерҗедә узачак республика зона турына әзерләнә башладык. Бу узган елның октябрь ае иде, – ди Рузана.
Юбилей фестиваленә әзерлек менә шул вакытта ук башлана. Башта Казанга барып, Алсу Мәдишина белән бергәләп хореографик композиция, аңа музыка сайлыйлар.