“Яндекс” татарча тәрҗемә итә башлады

2015 елның 9 июне, сишәмбе

Хәзер “Яндекс”та татарча да машина тәрҗемәсе ясап булачак. Аңардан файдаланучыларның татарча сүзләрне дөньяның 47 теленә һәм киресенчә тәрҗемә итү мөмкинлеге бар.

Татар теленең морофологиясе катлаулы булу сәбәпле, машина тәрҗемәсе кыенлыклар тудыра. “Яндекс” өчен тәрҗемәне ТР Фәннәр академиясе белән берлектә эшләгәннәр.

Эзләнүләр статистикасы күрсәткәнчә, әлеге хезмәт, беренче чиратта, Татарстанда ихтыяҗ тудыра. Ай саен республика халкы 40-50 мең тапкыр бу темага сораулар бирә. Шул да кызыклы: каникуллар вакытында бу ихтыяҗ кими. Русча-татарча тәрҗемә белән Башкортстан, Ульяновск өлкәсе һәм Кырымда да кызыксынучылар шактый булуы билгеле.

“Яндекс. Тәрҗемәче” 2011 елдан бирле эшли һәм көн саен аңардан 500 меңләп кеше файдалана һәм 6,5 миллионлап тәрҗемә ясый. Сервистан веб- версиядә һәм мобиль кушымтада файдаланырга мөмкин. Бу кушымтада әлегә татар теле юк, әмма якын киләчәктә барлыкка киләчәк, диелә “Татарлар. info” сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International