Татарстанда терлек азыгы үзкыйммәтен 20 процентка кадәр төшерергә карар иттеләр

2015 елның 9 июне, сишәмбе

Татарстанда терлек азыгы үзкыйммәтен 20 процентка кадәр төшерергә карар иттеләр. Моның өчен корылыкка чыдамлы культураларга өстенлек бирү зарур, дип саный белгечләр. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә Татарстан агробизнес кадрларын яңадан хәзерләү институтында белдерделәр.

Институтта корылыкка чыдам культураларны үстерү белән бәйле ресурс саклаучы технологияләрне эшкәртү буенча фәнни-гамәли эшләр актив бара. 
Шул максаттан, республиканың Чистай, Лаеш һәм Балык Бистәсе районнарында кыр тәҗрибәләре башланды. Белгечләр бу культураларны чәчү срокларын, аларны тукландыру серләрен һәм нинди күләмдә уңыш алу мөмкинлеген ачыкларга тырыша.

Якын арада бу күрсәткечләр билгеле булса, Татарстан игенчеләре корылыкка чыдам культураларны чәчү белән бергә, алар белән бәйле ресурс саклау технологияләрен дә кертәчәк. Аграрийларның терлек азыгы үзкыйммәтен 20 процентка кадәр төшерү мөмкинлеге туачак, ә бу терлекчелек тармагын үстерүдә ярдәм итәчәк, дип ышана институт белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International