Әгерҗе радиосында – яңа җитәкче

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

ЗАКИРОВА Гөлия Хәмит кызы “Әгерҗе радиосы“ муниципаль автоном учреждениесе директоры итеп билгеләнде.

Ул 1984 елда Яңа Акхуҗа авылында туган. Тәбәрле мәктәбен тәмамлагач, Казанда Татар гуманитар-педагогика университетында белем алган. 2009-2013 елларда туган мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, аннан соң район мәгариф идарәсендә методист, мәктәптән тыш эшләр үзәгендә методика бүлеге мөдире булып эшләгән.

Моңа кадәр “Әгерҗе радиосы“нда директор булып эшләгән Ләйсирә Җиһангәрәева шәхси гаризасы нигезендә бу вазифадан азат ителде.

 

 


Источник: Агрызские вести

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International