Баш автоинспектор нәниләрне сөендерде

2015 елның 19 июне, җомга

18 июньдә Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Рифкать МИҢНЕХАНОВ Әгерҗедә эшлекле сәфәрдә булды.

Баш автоинспектор иң элек 8нче балалар бакчасында нәниләрне юл хәрәкәте кагыйдәләренә ничек өйрәтүләре белән танышты. Нәниләр кунакларны кагыйдәләрне яхшы белүләре белән таң калдырдылар. Балалар хәтта Рифкаь Миңнеханов, район башлыгы Валерий Макаров, районның баш автоинспекторы Олег Капиловтан юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан да алдылар. Баш автоинспектор нәниләргә бүләкләр дә өләште, ә бакчага дүрт велосипед бүләк итте. 

Рифкать Миңнеханов, райондагы хокук саклау органнары – суд приставлары, прокуратура,  суд, җәмәгать судында булып, хезмәткәрләрнең эше белән танышты. Полиция бинасында гражданнарны кабул итте һәм соңыннан эчке эшләр һәм ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды.

Баш автоинспекторның Әгерҗегә эшлекле сәфәре турында тулырак – газетаның алдагы санында.

 


Просмотреть: ФОТОРЕПОРТАЖ

Источник: Агрызские вести
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International